«Феялар җирендә, ягъни мәңгелек көз иле – Ирландиягә сәяхәт»: ирланд мәдәнияте сәгате (12+)

Нинди ил соң ул Ирландия? Яшел утрау, җирән чәчле кешеләр, ирланд халык биюләре, замоклар, феялар һәм эльфлар. Барысы турында да җиденче сыйныф укучылары 28 сентябрь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре оештырган «Феялар җирендә, ягъни мәңгелек көз иле – Ирландиягә сәяхәт» дигән ирланд мәдәнияте сәгате вакытында белде. 

Ирландия
фото ирландии 3
фото ирландии 2
фото ирландии 1.

Очрашуда катнашучылар картада Ирландиянең урнашкан урынын билгеләде, аның ярлары нинди океан һәм диңгезләр белән юылуы, кайсы илләр белән күрше булуын ачыклады, аннан соң  «Ирландия – Изге Патрик иле» дигән презентация ярдәмендә феялар һәм эльфлар иленә экспедициягә юл тотты, аның тарихы һәм мәдәни мирасы турында күп мәгълүматлар алды. Ни өчен илне Зөбәрҗәт утравы дип атаулары һәм нилектән яшел һәм аның барлык төсмерләре анда шул дәрәҗәдә популяр булуы турында белү балаларга бик кызыклы булды. Күпсанлы бәйрәм һәм фестивальләр: Изге Патрик көне, Хэллоуин, Диңгез моллюсклары фестивале, джаз-фестиваль һәм блюз фестивале турында мәгълүмат катнашучыларны битараф калдырмады. Презентациянең слайдлары буйлап сәяхәт итеп, балалар ирланд әдәбияты дөньясына килеп эләкте, анда Джонатан Свифт, Джеймс Джойс, Бернард Шоу әсәрләре белән танышты, һәм шулай ук ирланд эпосының тылсымлы дөньясын ачучы борынгы риваять һәм легендалар турында белде. 

Чара яшь сәяхәтчеләргә чын-чынлап әлеге әкияти һәм тылсымлы ил дөньясына кереп чумарга, борынгы цивилизациянең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышырга мөмкинлек бирде. Ирландия мәдәниятендә һәркем үзе өчен кызыклы яңа белемнәр, мәгълүматлар тапты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: